Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина «Единая Россия» партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсенең шул исемдәге партия проектын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә «Чудо-дети» дәвалау педагогикасы үзәгендә булды.

«Бу елның сентябрендә балалар өчен Кара диңгезгә сәфәрне оештыруда күрсәткән ярдәм өчен ата-аналар исеменнән көтмәгәндә рәхмәт хаты алу бик күңелле булды», - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Когогина.  

Күчмә реабилитация курсын 170 кеше – ата-аналары белән балалары үтте. Үзәк белгечләре һәм ата-аналар сәфәрнең төп нәтиҗәсе буларак балалар үсешендә уңай нәтиҗәләрне атыйлар: сүзлек байлыгы арткан, балалар диалоглар һәм коммуникацияләр корырга өйрәнгәннәр, курку һәм борчу хисләре кимегән.

«Бу уникаль үзәк – монда Татарстан балалары һәм күрше төбәкләрнең әти-әниләре аңлау таба һәм көч җыя. Биредә иң яхшы, игелекле кешеләр эшли, алар ярдәмгә аеруча мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Рәхмәт сезгә, кадерле педагоглар, игелеклегегез, җылылыгыз һәм һөнәри осталыгыгыз өчен!» - диде Әлфия Когогина.

Визит барышында депутат заманча кардиотренажерлар, спорт снарядлары һәм махсус тонус өстәлләре белән җиһазландырылган «АртФит» спорт залы эше белән танышты. ШУлай ук үзәк белгечләре белән аралашты.

«Безнең «йортыбызның» зур дусты Әлфия Гомәр кызы Когогина бездә кунакта булды. Игелекле, ярдәмчел булуыгыз өчен һәм эчтәлекле әңгәмә өчен рәхмәт. Алга таба да эшләячәкбез!» - дип уртаклашты үзәк җитәкчесе, Шәһәр Советы депутаты Ася Кислова.  

Сишәмбе, 30 ноябрь 2021, 14:13