Җомга, 27 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр Советы депутатлары Яр Чаллының социаль-икътисадый үсеше фаразы һәм якындагы өч елга шәһәр бюджеты проекты буенча фикер алыштылар.

2022-2024 елларга социаль-икътисадый үсеш фаразы турындагы доклад белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова чыгыш ясады. «Фаразның мөһим өлешләрендә килеп туган хәлнең характеристикасына тукталам, аның төп параметрлары бюджетны формалаштыру нигезенә салынган», - диде ул һәм документ Гомумроссия икътисадый ситуациясе үсешенең сценар шартлары, Татарстан Республикасы үсеше тенденцияләре һәм шәһәрнең база тармаклары һәм система барлыкка китерүче предприятиеләре үсешенең фараз күрсәткечләре нигезендә эшләнгән дип аңлатты.  

Ул билгеләп үткәнчә, тулаем территориаль продукт шәһәрнең социаль-икътисадый үсешен характерлаучы төп гомуми күрсәткеч булып тора.

Киләсе елларда территориаль продуктны формалаштыруны икътисадның төп секторлары: сәнәгать, төзелеш, транспорт, күпләп сату һәм ваклап сату тәэмин итәчәк. Икътисад үсешенә «КАМАЗ» шәһәр төзүче предприятиесе зур өлеш кертә.

Предприятие эшенең уңай нәтиҗәләре быел гамәлгә ашырылган масштаблы проектлар ярдәмендә ирешелде. Компания К5 автомобильләрен базарга чыгару, газ-мотор техникасын үстерү, автобуслар һәм электробусларның яңа гаиләсен булдыру буенча эшне дәвам итә.

Икътисадтагы алга таба үзгәрешләрнең нигезе булып инвестицияләр тора. Инвестицияләрне финанслауның төп чыганагы (65%) – предприятиеләрнең үз акчалары.

Инвестицион җәлеп итүчәнлекне арттыру механизмнарының берсе – алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе. Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары тарафыннан барлык план күрсәткечләре дә үтәлә.  

Шәһәрнең социаль-икътисадый һәм пространство үсешенең мөһим стратегик юнәлеше – төзелеш комплексы.

Кулланучылар ихтыяҗын акрынлап торгызу дәвам итә.

Хезмәт базарындагы хәл тотрыкланды һәм кризиска кадәрге дәрәҗәгә җитте. Киләсе елларга исәпләнгән перспективада бу күрсәткеч икътисади актив халыкның гомуми саныннан 0,46% дәрәҗәсендә фаразлана.

«2022 елда шәһәр икътисадының төп юнәлешләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт: илкүләм проектларны тормышка ашыруда катнашу; федераль һәм республика программаларында катнашу; алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә проектларны гамәлгә ашыру; 2030 елга кадәр Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең социаль-икътисадый үсеше стратегиясен гамәлгә ашыру буенча чаралар планын үтәү; муниципаль программаларны гамәлгә ашыру», - диде Наталия Кропотова доклад ахырында.

Алга таба Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларының планлы чорына бюджеты проекты каралды. Исегезгә төшерәбез, аның буенча күптән түгел ачык тыңлаулар узды. Шәһәр Советының якындагы утырышында шәһәрнең төп финанс документын депутатлар расларга тиеш. 

Чәршәмбе, 1 декабрь 2021, 11:46