Шимбә, 28 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Инвалидлар декадасы кысаларында Комсомол районында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында «Һәрвакыт булсын кояш!» сәнгать иҗаты фестивале узды. Чарада 15 нче балалар иҗат йортында тәрбияләнүчеләр һәм 69 нчы коррекцион мәктәбе балалары катнашты. Сәхнәдә яшь чаллылылар вокал, инструменталь, хореография сәнгатендә, шулай ук уку сәнгатендә үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Фестивальдә 30 бала катнашты. 

Фестивальне үткәрүнең төп максаты – сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социаль адаптацияләү һәм аларның киләчәктә иҗади үсешен активлаштыру. Фестиваль районда иҗади, сәләтле балалар күп булуын күрсәтте. Барлык катнашучыларга грамоталар һәм сертификатлар тапшырылды.  

Чәршәмбе, 1 декабрь 2021, 14:09