Гариза бирү кампаниясе кысаларында оештыру комитетына 124 гариза юлланган, шуларның 59ы – «Музыка», 28е – «Хореография», 15е – «Театр», 19ы – «Журналистика/Блоггинг», 2се – «Оригиналь жанр» юнәлешләре буенча.
22 һәм 23 ноябрь көннәрендә «Нур» һәм «Шатлык» яшьләр үзәкләрендә дүрт юнәлеш буенча сайлап алу турлары үткәрелде. Гала-концерт программасына жюри тарафыннан 16 номер сайлап алынган.
Урта махсус уку йортлары арасында Гран-прины «ТИСБИ» көллиятенең Яр Чаллы филиалы алды, югары уку йортлары арасында «Казан (Идел буе) федераль университеты»ның Яр Чаллы институты (филиалы) Гран-прига лаек булды.
Җиңүчеләр чараның иганәчеләреннән дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнде.
Жюри эше нәтиҗәләре буенча 72 призлы урын билгеләнде. Барлык номинацияләрдә җиңүчеләр исемлеге белән биредә танышырга мөмкин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 1 декабрь 2021, 16:10