Шимбә, 19 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында ел саен үткәрелә торган сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында «Һәрвакыт булсын кояш!» сәнгать иҗаты фестивале узды.  Быел фестиваль 22 нче тапкыр узды.

7 нче балалар сәнгать мәктәбе сәхнәсендә яшь чаллылар вокал, инструменталь һәм уку сәнгатләрендә, хореографиядә һәм театраль осталыкта үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.

Фестивальдә районның коррекцион мәктәпләре, 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае каршындагы мәрхәмәтлек ордены, Салих Сәйдәшев исемендәге Балалар музыка мәктәбеннән йөздән артык балалар катнашты.

Фестиваль кысаларында катнашучыларның иҗади эшләре күргәзмәсе оештырылды. Жюри хөкеменә 20дән артык эш тәкъдим ителде: рәсем сәнгате, декоратив-гамәли иҗат предметлары һ. б.

Яшь артистлар һәм кул эшләре осталары дипломнар, истәлекле бүләкләр һәм татлы күчтәнәчләр белән бүләкләнделәр. Балалар белән шөгыльләнүче педагоглар аерым рәхмәт сүзләренә лаек булды.

Пәнҗешәмбе, 2 декабрь 2021, 09:27