Шимбә, 28 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә 5218 лабораториядә расланган коронавирус йогышының очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 993,2 тәшкил итә. Республика күрсәткече – 100 мең кешегә 1025,5. Без республика күрсәткеченнән 3,1%ка түбәнрәк.  179 пациент медицина күзәтүе астында, сәламәтләнүгә бәйле рәвештә, 10769 кеше исәптән төшерелгән», - дип хәбәр итте матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Чаллыдагы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев.

Ул хәбәр иткәнчә, шәһәрдә хуҗалык итүче субъектларны ковидка каршы чараларны үтәү буенча тикшерүләр дәвам итә. Бер атна эчендә 16 объект тикшерелгән. Силикат кирпеч заводында, ике шәхси медицина үзәгендә һәм ике шәһәр поликлиникасында хокук бозулар ачыкланган. Материаллар тиешле карарлар кабул итү өчен судка тапшырылган.

Көчле респиратор вирус инфекцияләре белән авыручылар саны арта бара. Шәһәрнең баш санитар табибы сүзләренә караганда, авырулар максимумы ел ахырында көтелә. Хәзер күп еллык күзәтүләр белән чагыштырганда авырулар санының бераз артып китүе күзәтелә. Бу 0 яшьтән алып 6 яшькә кадәрге балаларга һәм мәктәп укучыларына кагыла.

«Укучылар яллардан соң укуга чыкканнан соң, алар арасында авырулар саны артты. Бүгенге көндә бездә 30 мәктәптә 89 сыйныф таратылган – 16,9% укучы көчле респиратор вирус инфекцияләре белән авырый.  Федераль санитар кагыйдәләр таләпләре нигезендә, мәктәп директорлары укучыларның 20%ы булмаса, сыйныфны тарату һәм дистанцион укытуга күчерү турында мөстәкыйль карар кабул итәргә хокуклы. 35 мәктәптә 139 сыйныф таратылган вакыт – рекорд иде», - диде Илгизәр Бариев һәм 22-28 ноябрь көннәрендә шәһәр поликлиникаларына 8730 граждан, шул исәптән 6138 бала мөрәҗәгать иткәнен билгеләп үтте.

«Гриппка каршы вакцина ясау мөмкинлеге бар әле. Бездә H3N2 гриппы. Хәзерге вакытта поликлиникаларда булган вакцина нәкъ менә гриппның әлеге төреннән сакланырга мөмкинлек бирә», - дип ассызыклады ул һәм коронавирустан да вакцинация ясарга чакырды. - «Организмыгыз инфекция белән очрашуга әзерләнсен һәм тискәре нәтиҗәләр күләме кимесен өчен, тагын бер кат вакцинация узарга чакырам».

Пәнҗешәмбе, 2 декабрь 2021, 12:11