Шимбә, 28 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген онлайн режимда Яр Чаллы шәһәре мэры урынбасары Ирина Сәгыйдуллина рәислегендә Шәһәр Советының даими комиссияләренең уртак утырышы узды. Депутатлар Башкарма комитет вәкилләре белән бергә муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы утырышының көн тәртибендәге сигез мәсьәлә буенча фикер алыштылар. Алар арасында: шәһәрнең якындагы өч елга социаль-икътисадый үсеш фаразын һәм шул ук чорга бюджет проектын раслау.

Моннан тыш, муниципалитет эшчәнлеген регламентлаучы норматив - хокукый актларга үзгәрешләр кертү кирәклеге турындагы мәсьәләләр каралды.

Президиум IV чакырылыш Шәһәр Советының X утырышын үткәрү датасын билгеләде. Ул 9 декабрьдә 15:00 сәгатьтә Zoom платформасында узачак һәм nabchelny.ru шәһәрнең рәсми сайтында трансляцияләнәчәк.

Пәнҗешәмбе, 2 декабрь 2021, 17:12