Шимбә, 28 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районы хакимияте, җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү бүлеге һәм 6 нчы зональ эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре Кама һәм Мәләкәс елгаларында рөхсәтсез бозга чыгу урыннары буйлап рейд үткәрделәр.

Чара барышында кышкы балык тотарга яратучылар белән әңгәмәләр үткәрелде, шулай ук бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында 15 белешмәлек тапшырылды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Административ хокук бозулар турында ТР кодексының 3.10 статьясы, боз калынлыгы 7 сантиметрдан да ким булганда су объектларында бозга чыгу яки автомобильдә чыгу гражданнарга – кисәтү бер мең биш йөздән ике мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга - биш меңнән җиде мең сумга кадәр; юридик затларга – илле меңнән җитмеш мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

Һәлакәт булган очракта Бердәм коткару хезмәтенә «112» телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

Пәнҗешәмбе, 2 декабрь 2021, 17:30