Җомга, 27 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Екатерина Петровна Вилкова Пермь өлкәсенең Васильево авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Дзержинский заводына контролер булып урнаша, анда лаеклы елга чыкканчыга кадәр эшли. 1951 елда кияүгә чыга. 2015 елда Яр Чаллы шәһәренә кызы янына күчеп килә. Ике бала тәрбияләп үстергән. Ветеранның биш оныгы һәм сигез оныкчыгы бар.

Нина Васильевна Малыгина Горький өлкәсенең Воскресенск районы Владимир авылында туа. 7 сыйныф тәмамлый. Мәктәптән соң блокадалы Ленинградтан балалар эвакуацияләнә торган балалар йортында техничка булып эшләгән. Аннары Балахна шәһәрендә киномеханика курсларына укырга керә. 1950 елда юбиляр авылына кайта, киномеханик булып эшли. 1951 елда кияүгә чыга. 1972 елда Яр Чаллы шәһәренә күчәләр. СМУ-5 Автозавод төзелешенә, аннары Автомобиль җыю заводына эшкә урнаша. 1986 елда шул ук предприятиедән лаеклы ялга чыга. Ветеранны 6 оныгы һәм 6 оныкчыгы сөендерә.

Хәнәфи Әхмәтгәрәй улы Җиһаншин ТАССРның Яшел Үзән районы Мамадыш-Әкил авылында туган. 1951 елдан башлап эчке гаскәрләр сафларында хезмәт итә, Көнбатыш Украинада бандеровчылар белән, аннары Германиядә сугыша. Армиядән соң Казанда авиация заводында эшли. Өйләнеп, хатыны белән бергә Яр Чаллыга «КАМАЗ»га килә. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр. 2016 елда 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.

Юбилярларны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы хакимияте башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котлады.

Дүшәмбе, 6 декабрь 2021, 16:28