Җомга, 27 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Әгәр балигъ булмаган балалар милеккә салым салынырга тиешле мөлкәткә ия булса, бу очракта салым түләү бурычын балигъ булмаган балаларның законлы вәкилләре буларак ата-аналар үтиләр.

Шуңа күрә балигъ булмаган балаларның салымын түләү өчен, Россия Федераль салым хезмәтенең Чаллы шәһәре буенча идарәсе чаллылыларга балаларын үзләренең шәхси кабинетларына тоташтырырга тәкъдим итә.

Балаларның салымнарын әти-әнисенең шәхси кабинетында да түләргә мөмкин. «Салымнар» бүлегендә әти-әнинең шәхси кабинетында балигъ булмаган балалар гына керә торган тулы исемлек барлыкка килде. Бу исемлектән һәр баланың теләсә нинди уңайлы ысул белән салымнарын түләп була: банк картасы, онлайн-банк аша яки квитанцияне бастырып чыгарырга мөмкин.

Баланы әти-әнисенең шәхси кабинетына кертү өчен түбәндәге көйләүләрне башкарырга кирәк:

- баланы шәхси кабинетка тоташтыру. Моның өчен теләсә кайсы салым органына паспорт һәм бала туу турында таныклык белән, законлы вәкилнең вәкаләтләрен раслап, мөрәҗәгать итәргә була.

- әти-әнинең шәхси кабинетында «Профиль» бүлегендә «Гаилә керү мөмкинлеге» өстәмә битендә балигъ булмаган баланы өстәргә, баланың шәхси кабинетына кертү мөрәҗәгатен  җибәрергә.

- җибәрелгән мөрәҗәгатьне баланың шәхси кабинетына күчеп, тиешле төймәгә басып расларга.

Дүшәмбе, 6 декабрь 2021, 17:39