Комсомол районында Инвалидлар декадасы кысаларында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен шәһәрнең тарихи-туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды.
Музей коллективы кунакларны җылы каршы алды. Экскурсовод музей залы буйлап бик кызыклы танып-белү экскурсиясе үткәрде, ата-бабаларыбызның көнкүрешен күрергә һәм аңларга ярдәм иткән төрле экспозицияләр турында сөйләде. Музей атмосферасы шәһәр тарихын тоярга мөмкинлек бирде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 7 декабрь 2021, 16:04