8 декабрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә кар, юеш кар, бозлы яңгыр, бозлавык, секундына 17 метрга кадәр көчле җил; күз күреме начараю белән кыска вакытлы буран; юлларда кар көртләре, кар боткасы, көчле бозлавык.
Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Кар һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшем, аерым районнарда бозлы яңгыр. Урыны белән кыска вакытлы буран, бозлавык. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан 8-13 м/с, урыны белән 15-17 м/с тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -13..-18˚. Көндез максималь һава температурасы -1..-4˚.
Юлларда кар көртләре, кар боткасы, бозлавык.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 7 декабрь 2021, 17:08