Чаллы кызы «XXI гасыр лидеры» Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды. Быел конкурсның финалы 3-7 декабрьдә Курск шәһәрендә узды.
Конкурс Россия Федерациясендә балалар һәм яшьләр иҗтимагый хәрәкәтен, яшь кешеләрнең һөнәри үзбилгеләнеше системасын үстерүгә, шулай ук иҗтимагый оешмалар өчен кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән.
Камилә Юнысова «Балалар/яшьләр иҗтимагый берләшмәсе лидеры» номинациясендә 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар арасында 1 нче урынны яулады. Ул «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» региональ иҗтимагый оешмасының Яр Чаллы филиалы – «#PROдети» Балалар иҗтимагый оешмасы («Орион» яшьләр үзәге) активисты.
Яр Чаллы шәһәреннән Бөтенроссия этабында шулай ук «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» региональ иҗтимагый оешмасының Яр Чаллы филиалы – «#PROдети» Балалар иҗтимагый оешмасы рәисе Алия Норова; «Шәһәр укучылар Советы» балалар иҗтимагый оешмасы спикеры Милена Викторова катнашты.
Балалар барлык конкурс сынауларын уңышлы үттеләр: эшлекле уеннар, кейсларны чишү, шәхси үсеш планын яклау, шулай ук белем бирү сессияләрендә катнашучылар булдылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 8 декабрь 2021, 14:30