Җомга, 27 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Нина Васильевна Арсентьева Горький өлкәсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлый. Сугыш елларында колхозда эшли. 1959 елда кияүгә чыга. 1974 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы «Төзүче» мәдәният йортында эшләгән. Ире белән бергә кыз тәрбияләп үстергән. Хәзер ветеранның бер оныгы һәм өч оныкчыгы бар. Нина Васильевна тыл хезмәтчәне. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Хәтимә Габдрахман кызы Лотфуллина Свердловск өлкәсенең Кировград шәһәрендә туа. 4 сыйныф тәмамлый. Сугыш елларында колхоз фермасында эшли. 1967 елда кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы Яр Чаллы элеваторында эшли. 1986 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Ике бала тәрбияләп үстергән, биш оныгы бар. Хәтимә Габдрахман кызы тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярларга РФ Президенты Владимир Путин, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, Комсомол районы башлыгы вазифаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды.

Чәршәмбе, 8 декабрь 2021, 15:25