Җомга, 27 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россиядә онлайн режимда Бөтенроссия хокукый диктанты уза. 14 яшьтән өлкән һәркем юриспруденция өлкәсендәге белемнәрен тикшерә ала.

Сорауларның төп тематикасы: Россия Федерациясе Конституциясе, административ җаваплылык, хезмәт, гаилә, гражданлык хокуклары. Диктантның ике версиясе эшләнгән: юридик белемгә ия булган һәм юридик белеме булмаган  гражданнар өчен.

Диктантта катнашучы һәркем тест үтү нәтиҗәләре белән сертификат алачак. Акция тәмамланганнан соң сайтта хаталар буенча мәгълүмат материалларына керү мөмкинлеге ачылачак.

Диктантны дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар ярдәме белән Россия Юристлар ассоциациясе оештыра.

Диктантны 12 декабрьгә кадәр түбәндәге сайтта узарга була: https://юрдиктант.рф/

Чәршәмбе, 8 декабрь 2021, 15:02