Якшәмбе, 30 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

10 декабрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Олег Даминов бергәләп халыкны кабул итәчәкләр. Кабул итү 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында узачак.

Чаллылылар республиканың муниципаль берәмлекләрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләреннән «Skype» программасы аша турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирә алачак.

Сәрия Сабурская һәм Олег Даминовка мөрәҗәгать итәргә теләүче шәһәр халкына (843) 236-41-80 телефоны аша алдан язылырга һәм билгеләнгән вакытка Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61) килергә кирәк.

Җомга, 10 декабрь 2021, 11:05