Шимбә, 28 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» Региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә 19 ноябрьдән 25 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы Яшь Гражданнары Форумы кысаларында Татарстан Республикасы балалар иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм активистлары өчен Социаль проектлар республика конкурсын уздыра. Ул яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль проектлауның нәтиҗәле тәҗрибәсен ачыклауга һәм популярлаштырырга, балалар иҗтимагый берләшмәләре әгъзаларының социаль активлыгын үстерүгә, шулай ук иҗтимагый берләшмәләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Конкурста катнашу өчен 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге Татарстан Республикасы балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм активистлары чакырыла.

Конкурсны үткәрү турында нигезләмә «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» Региональ иҗтимагый оешмасы рәсми сайтында «Чаралар» бүлегендә урнаштырылган.

Гаризалар 9 декабрьгә кадәр кабул ителә.

Чәршәмбе, 1 декабрь 2021, 15:45