Җомга, 27 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән, Үзәк район хакимияте исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Мәрзия Мөбарәкша кызы Садыйкова котлаулар кабул итеп алды.

Мәрзия Мөбарәкша кызы Әндиҗан шәһәрендә (Үзбәкстан) туа. Бөек Ватан сугышы елларында Ленин (Таҗикстан) поселогы колхозында эшли. Сугыштан соң һәм пенсиягә чыкканчы шул ук поселогта көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында хисапчы булып эшли.  

1992 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга даими яшәү урынына күчеп килә.

Мәрзия Мөбарәкша кызы өч бала тәрбияләп үстергән, дүрт оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Котлауларга Шәһәр Советы депутаты ярдәмчесе Лариса Зубрилова, «Мәхәллә» ИК вәкиле, шулай ук ТИҮ рәисе Зоя Пиванова да кушылды.

Чәршәмбе, 8 декабрь 2021, 17:13