Җомга, 27 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген шәһәрнең 1 нче балалар һәм яшьләр иҗат йортында Ватан Геройлары көне уңаеннан тантаналы чара узды. Хәрби бурыч үтәгәндә һәлак булган сугышчыларны искә алырга әниләре һәм туганнары, шәһәр мэры Наил Мәһдиев килде.

«Җиңү юлында» Хәрби дан музеенда шәһәр хакиме Бөек Ватан сугышында катнашкан Александр Филиппович Блохинга «I дәрәҗә Ватан сугышы ордены» дәүләт бүләгенә таныклык тапшырды. Бүләкне сугышчының кызы Тамара Землина алды.

Александр Филиппович кече лейтенант, «II дәрәҗә Суворов ордены»ның 242 танк Кызыл Байрак бригадасының 3 танк батальонының танк командиры вазыйфасында Брянск, Воронеж, I-Украина фронтларында хезмәт итә. Александр Филиппович 1945 елның 23 апрелендә Чехословакия территориясендәге сугышта һәлак була. Батырлыгы өчен ике «I дәрәҗә Ватан сугышы ордены» белән бүләкләнә.

«I дәрәҗә Ватан сугышы ордены» Бөек Ватан сугышы вакытында һәм аннан соң иң мөһим бүләкләрнең берсе булып тора.

«Күп еллардан соң бүләк үз батырын тапты. Бүген без 76 ел элек Чехославакиядә безне, Ватаныбызны яклап һәлак булган Александр Филипповичның кызына документларны тапшырабыз.

Бу – Ватан Геройлары көнендә безнең тарихка күз салу һәм Яр Чаллы шәһәре территориясендә яшәгән һәм яшәүче Ватан Геройларына тагын бер тапкыр хөрмәт күрсәтү символы. Яр Чаллы җире Ватанны саклауга зур өлеш керткән каһарманнары белән дан тота. Безнең Яр Чаллыда 11 Советлар Союзы Герое бар, алар турындагы хәтер Җиңү паркындагы Геройлар аллеясында мәңгеләштерелгән. Кама буендагы шәһәрдә төрле вакытта 25 Социалистик Хезмәт Герое яшәде һәм эшләде, аларның тугызы безнең шәһәргә илнең башка масштаблы төзелешләрендә катнашканнары өчен бүләкләнеп килде, калганнары шушы югары исемгә Яр Чаллыда башкарган фидакарь хезмәтләре өчен лаек булды.

 Һәлак булган сугышчыларның хөрмәтле әниләре, Сезгә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез һәм Сезнең алда баш иябез. Сез илебезнең лаеклы гражданнарын, чын ир-егетләр тәрбияләп үстергәнсез. Алар тыныч тормышта батырлык һәм каһарманлык күрсәткәннәр. Илебез, Советлар Союзы Кораллы Көчләрендә, кайнар нокталарда хезмәт иткән, үзләренең иң кадерле булган гомерләрен илебез азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен биргән каһарманнарыбызга мәңгелек дан!», – диде Наил Мәһдиев.

Һәлак булган каһарманнарның әниләренә чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.

Залда сугыш еллары җырлары яңгырады.

Пәнҗешәмбе, 9 декабрь 2021, 14:33