Җомга, 27 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ел йомгаклары буенча балалар һәм яшьләрне бүләкләүнең популяр формасы – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Яңа ел бәйрәме белән котлавы. 25 декабрьдә узачак президент чыршысында 300 укучы катнашачак. Чарага бөтенроссия һәм республика конкурсларында, олимпиадаларында җиңүчеләр, иҗтимагый оешмалар активистлары чакырылган.   

20-28 декабрьдә 6 300 бала өчен традицион мэр чыршылары узачак. Алар – аз тәэмин ителгән гаиләләр балалары, иҗтимагый оешмалар активистлары һәм уку буенча алдынгы балалар.

Быел балалар «Мастеровые» рус драма театрының «Пигмалион. Шоу» спектаклен; «КамАЗ» мәдәният сараеның «Морозко» музыкаль әкиятен; Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрының «Чәчәк күлмәк» Яңа ел әкиятен; Орган залының «Изумрудная сказка» тылсымлы музыкаль тарихын; «Сказка старого календаря» Яңа ел тамашасын карый алачак. 

Дүшәмбе, 13 декабрь 2021, 09:32