Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрнең мәгариф учреждениеләрендә мәктәп һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре тарафыннан өстәмә белем бирү педагоглары белән берлектә 610 яңа ел тамашасы оештырылачак. Мәктәпләрдә барлык чыршы бәйрәмнәре дә бушлай.

Шәһәр Укучылар Советы инициативасы белән кышкы каникулларда «Яңа ел хыялы» шәһәр хәйрия акциясе узачак. Акциянең максаты – авыр тормыш хәлендә булган балаларның яңа ел хыялын тормышка ашыру. Акция теләктәшлек ярминкәләре үткәрү һәм мәктәп укучыларының макулатура тапшыру нәтиҗәсендә җыелган акчалар хисабына үткәреләчәк.

Учреждениеләрдә бинаны санитар эшкәртүгә, термометрия үткәрүгә һәм Роспотребнадзорның барлык кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар биреләчәк. Чаралар чикләнгән балалар саны өчен, атаны яки ананы гына чакырып, маска режимын үтәү белән планлаштырылган.

Яңа ел бәйрәмнәре һәм кышкы каникуллар вакытында график нигезендә дежур тору расланган. Барлык уку йортларында да хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыру максатыннан җаваплы кешеләр билгеләнәчәк, алар социаль куркыныч хәлдә булган балаларның буш вакытларын уздыруны контрольдә тотачак.

Дүшәмбе, 13 декабрь 2021, 09:46