Җомга, 27 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллының җәмәгать киңлекләрендә зур Яңа ел программасы әзерләнгән.

Бүген, 13 декабрьдә, Яңа ел бәйрәмнәренә старт биреләчәк. 18:00 сәгатьтә Сидоровка паркында һәм Энтузиастлар бульварында Яңа ел чыршылары ачылачак.

14 декабрьдә 18:00 сәгатьтә Замелекесье микрорайонында һәм 38/13 йорт ишегалдында Яңа ел чыршыларында утлар кабыначак. «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы мәйданда 15 декабрьдә 18:00 сәгатьтә бәйрәм чарасы башланачак.  16 декабрь көнне 16:00 сәгатьтә Бумажниклар микрорайонында һәм Шишкин бульварында бәйрәмнең төп символы – чыршыда Яңа ел утлары кабыначак.

Шәһәрнең төп чыршысы 17 декабрьдә 17:30 сәгатьтә Азатлык мәйданында ачылачак. «Тылсымлы карнавал» исемле бәйрәм программасын әкият һәм Яңа ел персонажлары катнашында маскарад йөреше ачачак. Сәхнәдә шәһәр артистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясаячак, бәйрәмнең төп геройлары Кыш бабай һәм Кар кызы Яңа ел белән котлаячак, ә «Яңа ел геройлары» шәһәр бәйгесендә катнашучылар Яңа ел теләкләрен дөрес итеп әйтү һәм яңа 2022 елны каршылау турында сөйләячәк.

Бәйрәм кунакларын зур курчаклар, ходулистлар сөендерәчәк. Бу елның үзенчәлеге  – «Проказники на снежном празднике» театральләштерелгән тамашасы. Өлкәннәр дә, балалар да җәлеп ителгән бер-берсен алыштыручы вакыйгалар, бию һәм уен мизгелләре Яңа ел тамашасының бер генә кунагын да битараф калдырмаячак.

18 декабрь көнне 16:00 сәгатьтә Җиңү паркында «Могҗизалар көткән дөнья» бәйрәм программасы узачак.

Дүшәмбе, 13 декабрь 2021, 10:16