15 декабрь көнне 11:00 сәгатьтә Үзәк шәһәр китапханәсе Яр Чаллы һәм Финляндия арасында «Китап укучы яшьләр – милләтнең киләчәге» дип аталган телекүпер оештыра. Видео очрашуында шәһәр яшьләре һәм язучылары катнашачак.
Телекүпер барышында катнашучылар татар халкының гореф-гадәтләрен һәм мәдәни үзенчәлеген саклау, китаплар уку һәм туган телдә аралашу мәсьәләләре буенча фикер алышачак. Телекүпер кысаларында Финляндиядә яшәүче милләттәшебез Рамил Беляевның «Финляндия татарлары» китабы белән танышу һәм шәхсән авторның үзе белән аралашу мөмкинлеге булачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 13 декабрь 2021, 16:50