Җомга, 27 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Рәхилә Ибраһим кызы Хөснетдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр Әстерханда туган. Бөек Ватан сугышы елларында балык тоту әртилендә эшләгән. 1950 елда кияүгә чыга һәм Сахалин өлкәсенең Шахтерск шәһәренә күчеп, балалар тәрбияләү белән шөгыльләнә. 1955 елда гаиләсе белән Пермь краеның Кизел шәһәренә күчеп китә. 1979 елдан гаиләсе белән Яр Чаллыда яши.  Пенсиягә чыкканчы Рәхилә Ибраһим кызы Торак-эксплуатация конторасында эшли.

Гаиләсе белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, җиде оныгы һәм сигез оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Юбиляр РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы хакимияте исеменнән котлаулар кабул итте. Котлауларга ТИҮ рәисе Светлана Гурлева да кушылды.

Сишәмбе, 14 декабрь 2021, 14:03