Җомга, 27 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллы урамнарын кардан чистартырга "Автомобиль юллары предприятиесе" МУПның 92 махсус техникасы чыкты. Болар – грейдерлар, төягечләр һәм башка кар җыю техникалары. Юлларны җыештыру эшенә шулай ук 85 юл эшчесе җәлеп ителгән.

Үзәк урамнарны, җәмәгать транспорты тукталышларын, тротуарларны, күперләрне чистарту, шулай ук кешеләр йөри торган юлларны бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртү эшләре алып бара.

Юлларны реагентлар һәм ком-тоз катнашмасы белән эшкәртәләр. Реагентлар чыгымы ике тапкырга арткан. Әйтик, бүген юлчылар 250 куб реагент һәм 50 тонна ком-тоз катнашмасы кулланырга планлаштыралар.

Чәршәмбе, 15 декабрь 2021, 10:24