Җомга, 27 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Степан Аркадьевич Ступников 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ Президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин котлау һәм бүләкләр тапшырды.

Степан Аркадьевич ТАССРның Тукай районы Шилнәбаш авылында туа. Урта мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлый. 1943 елда фронтка алына, Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Япония белән сугышта катнаша. Хәрби исеме – рядовой. 1950 елда Степан Аркадьевич Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы ПАТП предприятиесендә шофер булып эшли. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, алты оныклары һәм дүрт оныкчыклары бар.

Степан Аркадьевич II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Японияне Җиңгән өчен» медале, «Жуков» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Чәршәмбе, 15 декабрь 2021, 13:58