Җомга, 27 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы беренче укылышта ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга ярдәм итүнең социаль чараларын камилләштерүче закон проектын кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина: «Дәүләт Думасында безнең фракция халыкның тәкъдимнәрен үтәү буенча эзлекле эш алып бара. Тәкъдим ителгән инициатива ятим балаларны, мәктәп, көллият, техникумнарда белем алучы 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге яшь кешеләрне дәүләт тарафыннан тулысынча тәэмин итүне ныгыта. Шулай итеп, без аерым хәлләрдә социаль ярдәм күрсәтүнең бәхәсле мәсьәләләрен булдырмыйбыз. Мәсәлән, 18 яшьтән өлкәнрәк балалар мәктәптә укыганда, яки яшь кеше әти-әнисен көллияттә белем алган елларда югалтса».

«Ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм күрсәтү буенча өстәмә гарантияләр турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын кабул итү ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларга, атасын да, анасын да яки бердәнбер ата-анасын югалткан затларга социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен регламентлаштыруда бердәм алымнар билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

«Конституция нигезендә, дәүләт ятим балаларга карата ата-аналар бурычларын үз өстенә ала, һәм закон проектын кабул итү аларның социаль ярдәм гарантияләрен киңәйтә», — дип тәмамлады парламентарий.

Закон проекты нигезендә тулы дәүләт тәэминаты һәм социаль ярдәм буенча өстәмә гарантияләр (түләүсез туклану, кием-салым комплекты, аяк киеме һәм йомшак инвентарь, торак урынында түләүсез яшәү яки аларның тулы бәясен каплау, шулай ук түләүсез медицина ярдәме күрсәтү) ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга, төп гомуми, урта гомуми белем бирү программалары буенча белем алучы атасын да, анасын да яки бердәнбер ата-анасын  югалткан затларга кагыла.  

Чәршәмбе, 15 декабрь 2021, 15:37