Җомга, 27 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яңа ел алдыннан тере чыршылар сату башланып китте. Сату 2022 елның 1 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Быел чыршы базарлары Чулман проспекты ягыннан «Алан» базары каршында – ике нокта; Мәскәү проспектындагы 53/21а йорты янында; Вахитов проспектындагы 30/05а йорты янында; Пушкин тукталышы артында (Сөембикә проспекты һәм «На Пушкинской» сәүдә үзәге арасында 45/01 йорты ягыннан); «Муравейник» сәүдә үзәге янында (Тынычлык пр., 65); «Фонтан» сәүдә үзәге янында (41/16 йорты ягыннан) оештырылачак.

Моннан тыш, Яңа елның төп символын сәүдә үзәкләре милкендә булган территорияләрдә  сатып алып булачак.

Чыршыларның уртача бәясе 300 сумнан 2000 сумга кадәр: 1,5 метрга кадәр – 300 сум; 1,5 метрдан 2 метрга кадәр – 500 сум; 2 метрдан 2,5 метрга кадәр – 800 сум; 2,5 метрдан 3 метрга кадәр – 2000 сум.

Пәнҗешәмбе, 16 декабрь 2021, 13:10