Җомга, 27 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда тагын бер Яңа ел чыршысы кабынды. Бу юлы төрле төстәге утлар белән «Энергетик» мәдәният сарае янында урнашкан чыршы күмелде. Ул чын-чынлап көтеп алынган булып чыкты: соңгы тапкыр Яңа елның төп символы биредә 2010 елда урнаштырылган. Аның монтажы 2 көн дәвам итте, ә озынлыгы 15 метрга җитә.

Әлеге бүләкне чаллылыларга «АКИБАНК» ААҖ идарәсе рәисе Илдар Галәветдинов һәм Шәһәр Советы депутаты, "Сосновоборская" генераль директоры Ленар Сәлахов әзерләде.

Чаллы халкы һәм шәһәр кунаклары өчен иҗат коллективлары, "Энергетик" мәдәният сарае солистлары җырлы-биюле бәйрәм программасы оештырдылар.

Нәни кунаклар өчен кече шәһәрчек урнаштырылган, аның яңа ел автобусы һәм Яңа ел мишурасын сату урыны бар иде.

ГЭС поселогында яшәүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады. «Без бүген бирегә, шәһәребез өчен тарихи урынга Яңа ел чыршыларының берсен ачарга җыелдык. Монда, "Энергетик" мәдәният сарае янында "КАМАЗ", Яр Чаллы шәһәре тарихы барлыкка килде. Чаллылыларның хәзерге буыны да үз тарихына әйләнеп кайта. Тиздән әлеге мәйдан балалар таулары, кече архитектура формалары белән тулыландырылачак. Бу бик шәп, чөнки әлеге урын – микрорайон халкын җыя, берләштерә торган җир».

Ул шәһәрдәшләргә сәламәтлек һәм уңышлар, тынычлык теләде.

Шулай ук Наил Мәһдиев Социалистик Хезмәт Герое Радик Җәләев белән дә аралашты. Лаеклы ялда һәм «Камгэсэнергострой» ААҖ ветераны буларак, Радик Инсаф улы Җәләев предприятиенең Ветераннар советы белән берлектә шефлыкка алынган мәктәпләрдә тематик дәресләр үткәрә, тәҗрибәсе белән уртаклаша. Шәһәр һәм Камгэсэнергострой тарихы музейларында танылган төзелеш җитәкчеләрен искә алу кичәләрендә һәм төрле буын вәкилләре белән башка күп кенә чараларда катнаша. Бүген дә ул яшьлеге узган мәйданда күңел ачу чарасында бик теләп катнашты.

Пәнҗешәмбе, 16 декабрь 2021, 18:16