Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр арасында «Без Россия гражданнары!» ел саен үткәрелә торган республика иҗади конкурсы башланды. Оештыручылар – Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе һәм Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе.
Конкурста Татарстан территориясендә яшәүче 12-30 яшьлек физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм гражданнар катнаша ала.
Эшләрне өч номинациядә бирергә мөмкин: «Сайлаулар - минем гражданлык позициясе» (18-30 яшьлекләр арасында әдәби конкурс). Номинациядә 2-3 биттән артык булмаган эссе, шигырьләр кабул ителә; «Мин - булачак сайлаучы» (декоратив-гамәли сәнгать конкурсы) кабул ителә. Әлеге номинациядә 17 яшькә кадәрге катнашучылардан конкурс темаларына туры килә торган декоратив-гамәли иҗади эшләр кабул ителә; «Минем сайлау» (сәнгать конкурсы).
17 яшькә кадәрге катнашучылардан рәсемнәр һәм плакатлар кабул ителә. Конкурста катнашу өчен төрле техникада эшләнгән рәсемнәр (плакатлар) рөхсәт ителә: графика, гуашь, май, төсле карандашлар, фломастерлар һ. б. Конкурска материаллар «Конкурс» тамгасы белән 2021 елның 24 декабренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420095, Казан шәһәре, Серов пр., 3 йорт, Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе е-mail: rsbs@yandex.ru.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 17 декабрь 2021, 16:13