Җомга, 27 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Үзәк районда сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр Яр буе паркында ике чакрымлы дистанцияне уздылар: чаңгыда яки скандинавия таяклары белән. Чаңгы ярышларында иң җитезләр – Андрей Бояршинов һәм Энҗе Мирсәгыйтова.

Чаңгыда йөрү һәм скандинавия таяклары белән йөрү – спорт белән мавыгучы һәм бер-берсенә ярдәм итәргә әзер булган кешеләрне берләштерә торган традицион чаралар. Барлык катнашучылар һәм җанатарлар вакытларын саф һавада сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрделәр. Шулай ук бүләкләр дә тапшырылды.

Шимбә, 18 декабрь 2021, 10:47