Шимбә, 19 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Вәҗетдин Абзал улы Абзалиев һәм Вәсимә Гайнетдин кызы Нурмөхәммәтова 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр. Юбилярларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлаулар тапшырылды. 

Вәҗетдин Абзал улы Сарман районы Сарман авылында крестьян гаиләсендә туа. 1939 елда беренче сыйныфка укырга керә, җиде сыйныф тәмамлый. Сугыш башланганда колхозда төрле эшләрдә ярдәм итә. Сугыштан соң һөнәри техник училищесында стропальщик белгечлеге буенча укый. 1955 елда өйләнә һәм Пермь шәһәренә күчеп китә. Төзелештә стропальщик булып эшли. 1962 елда гаиләсе белән Ставрополь краеның Черкесск шәһәренә күчәләр. СМУ-2гә стропальщик булып эшкә урнаша.  

1972 елда гаилә Яр Чаллыга Камаз төзелешенә күчеп килә. Җитештерү-технологик комплектациясе идарәсенә эшкә урнаша. 1989 елдан 1999 елга кадәр кою заводында эшли. 1999 елда лаеклы ялга чыга.

2015 елда тормыш иптәше белән бергә 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Хәзерге вакытта ветеранны ике оныгы һәм оныкчыгы сөендерә.

Вәсимә Гайнетдин кызы 1931 елның 19 декабрендә Минзәлә районы Җәмәк авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. 1939 елда беренче сыйныфка укырга керә. Кадрәк урта мәктәбенең 7 сыйныфын тәмамлый. Сугыш вакытында басуда эшли, бәрәңге җыя. Сугыштан соң урман кисүдә эшли. Ир-атлар белән беррәттән хәзерге Бигеш аэропорты янында урман кисәләр, аннары шул агачларны Кама елгасы буйлап йөздертәләр. Соңрак Украинага китеп, Донбасс шахтасына эшкә урнаша.

1954 елда фронтовик Мөсәвир Нурмөхәммәтовка кияүгә чыга. Нурмөхәммәтовлар гаиләсе Донецк өлкәсенең Макеевка шәһәренә күчеп китә. Вәсимә Гайнетдин кызы 18 ел тимер юлда шахталар арасында кичү буенча дежур булып эшли. Шул эш җиреннән лаеклы ялга чыга. 1986 елда гаилә Яр Чаллыга кайта.

Бүген Вәсимә Гайнетдин кызы ике улының бәхетле әнисе, ул биш оныгы һәм биш оныкчыгы игътибарында яратылып яши.

Ветераннар «Хезмәт ветераны» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Бүген юбилярлар Ветераннар советы һәм территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләреннән котлаулар кабул иттеләр.

Дүшәмбе, 20 декабрь 2021, 13:22