Шимбә, 19 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген онлайн режимда Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев рәислегендә Шәһәр Советының даими комиссияләренең уртак утырышы узды. Депутатлар муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы утырышының көн тәртибендәге алты мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Алар арасында: шәһәр бюджетына үзгәрешләр кертү, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру, киләсе елга парламентарийларның якынча эш планы.

Моннан тыш, Президиум әгъзалары IV чакырылыш Шәһәр Советының узып баручы елда соңгы (XI) утырышын уздыру датасын билгеләделәр. Ул 27 декабрьдә 11:00 сәгатьтә мэриянең 405 залында узачак.

Дүшәмбе, 20 декабрь 2021, 14:46