Җомга, 27 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Фәүзия Гариф кызы Ситдыйкова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин исеменнән котлау һәм бүләкләр тапшырылды.

Фәүзия Гариф кызы Чистай районының Мөслим авылында туа. Башлангыч мәктәпнең өч сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. Сугыштан соң 1985 елга кадәр колхозда сыер савучы булып эшли. 1985 елда Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Фәүзия Гариф кызы КАМАЗ предприятиесеннән лаеклы ялга чыга.  

Фәүзия Гариф кызы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Тормыш иптәше белән бергә кызларын тәрбияләп үстергәннәр, ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар.

Пәнҗешәмбе, 23 декабрь 2021, 14:55