Җомга, 27 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Ивановна Филатовага 90 яшь тулды. Юбиляр РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Үзәк районы хакимияте исеменнән котлаулар кабул итте.

Мария Ивановна Спас районының Кузнечиха авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда эшли. Сугыштан соң Кузнечиха авылы район хастаханәсендә лаборант булып эшли. 1955 елда Чистайга күчеп китә, пенсиягә чыкканчы поликлиникада шәфкать туташы булып эшли. 2013 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга даими яшәү урынына күчеп килә.

Мария Ивановна өч бала тәрбияләп үстергән, биш оныгы һәм сигез оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Җомга, 24 декабрь 2021, 14:40