Чәршәмбе, 15 гыйнвар 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Самара өлкәсендә шахмат, тиз шахмат, блиц буенча малайлар һәм кызлар, яшүсмерләр арасында Идел буе федераль округы Беренчелеге узды. Яр Чаллы данын "Этюд" спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады. 15 яшькә кадәрге кызлар арасында көмеш медальне Александра Мальцева (тренеры – Наталия Гончарова) яулады. Ул "классика" буенча шулай ук уңышын кабатлады һәм икенче урынны яулады.

2022 елгы Россия беренчелегенә Леонид Ефимов (15 яшькә кадәрге егетләр) һәм Матвей Иванов (17 яшькә кадәрге егетләр) юлламалар алдылар. Тренерлары – Игорь Князев һәм Рамил Хөснуллин.

Леонид Ефимов, тиз шахматларда һәм блицта җиңеп, ике алтын медаль яулады. Эдуард Шәрипов (тренеры – Эдуард Ашиев) 11 яшькә кадәрге малайлар арасында тиз шахмат буенча икенче урынга лаек булды.

Дүшәмбе, 27 декабрь 2021, 15:47