Якшәмбе, 22 декабрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Кызыл тау» мәдәният үзәгендә «Мәдәният» илкүләм проектының «Цифрлы культура» федераль проекты кысаларында виртуаль концерт залы ачылды. Проект 2,5 млн сум күләмендә грант акчасына тормышка ашырылды. Бу акчаларга реаль вакыт режимында Россиянең әйдәп баручы мәдәни учреждениеләре концертларын, операларын, мюзиклларын трансляцияләүне оештырырга мөмкинлек бирүче заманча сыйфатлы  мультимедиа җиһазлары алынды.

«Виртуаль концерт залы ачылу белән безнең шәһәрдә сәнгать сөючеләрне җәлеп итүче тагын бер үзәк барлыкка килде. Яр Чаллы шәһәре сәнгатьнең иң яхшы әсәрләрен: опера, балет, спектакльләрне яхшы сыйфатта күрү өчен тагын бер мөмкинлек ала», – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов.

Виртуаль концерт залының беренче тамашачылары 46 нчы мәктәп укучылары булды. Кунакларга  «Алиса в стране чудес» музыкаль әкиятен күрсәттеләр.  

Билгеләп үтик, бинаның интерьеры Льюис Кэрроллның атаклы әсәре мотивлары буенча бизәлгән иде. 

Сишәмбе, 28 декабрь 2021, 09:18