Якшәмбе, 20 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген «Яңа ел белән, ветеран!» партия акциясе кысаларында Яр Чаллы мэры урынбасары Ирина Сәгыйдуллина Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Михайловна Мясникованы якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

Валентина Михайловна 1936 елның 17 мартында Украина ССРның Харьков өлкәсе Барвенков районы Александровка авылында туа. Краматор машина төзелеше техникумын кою производствосы белгечлеге буенча тәмамлый. 1973 елда Ленинград өлкәсенең Тихвин шәһәренә күчеп китә, анда заводта инженер булып эшли.

Яр Чаллыда 1977 елдан бирле яши. Лаеклы ялга чыкканчы Тимерчелек заводында җитештерүне әзерләү бүлегенең өлкән инженеры булып эшли.

Котлауларны Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Данилович Егоров та кабул итте. Аны якынлашып килүче Яңа ел белән мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина һәм Үзәк районы хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов котладылар.

Александр Данилович Алабуга районының Әнҗерә авылында туа. 1944 елда ул Кызыл Армия сафларына алына, Мурманск шәһәренә Төньяк флотка җибәрелә, анда артиллерия батальонында өлкән матрос булып хезмәт итә. 1951 елда демобилизацияләнә. Сугыштан соң Мурманск тегү фабрикасында слесарь булып эшли. 1955 елда Свердловскка күчеп китә, анда югары техник белем ала һәм лаеклы ялга чыкканчы «Төгәл механика заводы»нда инженер булып эшли. 2018 елда Яр Чаллы шәһәренә күченә.

Сишәмбе, 28 декабрь 2021, 16:48