Якшәмбе, 20 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов һәм Үзәк районы хакимияте Башлыгы Искәндәр Галимов күп балалы гаиләне якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар.

Хәйруллиннар гаиләсендә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән өч кыз тәрбияләнә. Эвелина, Эмилия һәм Ильяна татлы ризыкларга һәм күптән хыялланган тегү машинасына сөенеп туя алмадылар.

Ирина Сәгыйдуллина кызларга - уңышлар, Николай Атласов - барлык теләкләрнең тормышка ашуын, ә Искәндәр Галимов иминлек теләде.

Моннан тыш, Николай Атласов алты яшьлек Самирга планшет бүләк итте,

 шулай ук уналты яшьлек Марсельнең дә теләге чынга ашты.

Сишәмбе, 28 декабрь 2021, 17:38