Якшәмбе, 20 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Наил Мәһдиев коткаручыларга, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә, предприятие коллективларына гадәттән тыш хәл урынында башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

48/20 күпфатирлы торак йортын торгызуга зур өлеш керткәннәре өчен шәһәр мэрының Рәхмәт хаты белән түбәндәгеләр бүләкләнде: «Профит» компанияләр төркеме коллективлары, «Хайер Индастри Рус», ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Федераль янгынга каршы хезмәтенең 15 нче янгын сүндерү-коткару отряды, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе.  

Шәһәр мэрының Рәхмәт хаты белән «Окна» җитештерү компаниясе генераль директоры Рөстәм Гәрәев, «Стройпроектсервис»ның баш конструкторы Фирдәвис Вәлиев, «ПромСтройМонтаж»ның электр-газ белән эретеп ябыштыручысы Дмитрий Карпов, «СтройТехЛидер»ның автомобиль краны машинисты Константин Константинов, «Татинвестгражданпроект»ның 9 нчы архитектура-планлаштыру остаханәсе башлыгы Эмиль Муллаяров, «Камстройсервис» идарәче компаниясенең баш инженеры Валентина Матвеева, «ЧЕЛНЫОТДЕЛСТРОЙ» предприятиесе штукатур-малярлары Олеся Любомирова һәм Гөлнур Ситдикова бүләкләнде.  

Чәршәмбе, 29 декабрь 2021, 13:28