Якшәмбе, 20 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яңа ел алдыннан «Гренада» округында яшәүчеләр өчен традиция буенча бәйрәм тамашалары узды, алар ел саен Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов ярдәме белән 4, 5 һәм 7 комплекс территориаль иҗтимагый үзидарәсе, «Электротехниклар» идарәче компаниясе тарафыннан үткәрелә.

Өлкәннәр һәм балалар өчен бәйрәм программасы әзерләнде: дәртле биюләр һәм уеннар, Кыш Бабайдан һәм Кар Кызыннан Яңа ел җырлары һәм бәйгеләре. "Эврика" мәдәни үзәге артистлары Яңа ел мохите тудырды.

«Единая Россия» партиясе эгидасы астында уза торган «Яңа ел белән, ветеран!» чарасында Шәһәр Советы депутатлары сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котлыйлар. Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Иванович Бочкаревны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар.

Шулай ук Яңа ел уңаеннан «Гренада» округында яшәүче сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән һәм күп балалы гаиләләрдән балаларны котладылар. Яшь чаллылылар Кыш Бабайдан һәм Кар кызыннан татлы бүләкләр һәм изге теләкләр кабул иттеләр.   

Пәнҗешәмбе, 30 декабрь 2021, 08:31