Хөрмәтле православие динен тотучылар!
Сезне христианнарның иң төп бәйрәмнәренең берсе – Раштуа бәйрәме белән котлыйм!
Яр Чаллыда Раштуаны бәйрәм итү традицияләре, бөтен илдәге кебек үк, тирән тарихи тамырларга ия һәм буыннан-буынга тапшырыла.
Раштуа көннәре православие динендәгеләрнең тормышына шатлык иңдерә, йөрәкләрдә якты хисләр уята. Бу изге уйлар, якыннарны кайгырту һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтү чоры.
Раштуа бәйрәме җәмгыятьнең рухи-әхлакый сәламәтлеген сакларга һәм аның югары әхлакый кыйммәтләрен торгызырга ярдәм итә. Әлеге изге бәйрәм дин тотучыларны иҗади эшләргә рухландыра, үз көчләренә ышаныч өсти, яхшы якка үзгәрешләргә ышаныч тудыра.
Безнең күпмилләтле шәһәрдә Раштуаны православие дине вәкилләре генә түгел, ә бу изге матур йолаларга һәм күп гасырлык традицияләргә ия булган кышкы бәйрәмне яратучылар да билгеләп үтә.
Бу бәйрәм көннәрендә сезнең кәефегез яхшы булсын, йортларда тынычлык, шатлык һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен!
Чын күңелдән сезгә барлык ниятләрегезнең уңышлы тормышка ашуын һәм һөнәри бурычларыгызның хәл ителүен телим!
Сәламәт булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле чаллылылар, Раштуа бәйрәме белән!
Н. Г. Мәһдиев,
Яр Чаллы шәһәре мэры
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 7 гыйнвар 2022, 06:56