Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 22 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яңа ел бәйрәмнәренең беренче көннәрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлау сүзләрен Автозавод районында яшәүче тыл хезмәтчәне Билал Сәгъдулла улы Шәрәфиев кабул итте.

Билал Сәгъдулла улы 1932 елның 5 гыйнварында Татарстанның Арча районы Күлбаш авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. 1939 елда мәктәпкә укырга керә. Башлангыч мәктәпне генә тәмамлый ала. 

Бөек Ватан сугышы елларында колхозда төрле эшләр башкара: басуда чүп үләннәрен утый, бодай чәчә, азык-төлек фронтын тәэмин итә.  Аннары Фабрика-завод өйрәнчеклеге мәктәбенә укырга керә. Сугыштан соң Казан шәһәренә мех фабрикасына эшкә урнаша.

1958 елда өйләнә. Тормыш иптәше белән бергә бәхетле никахта ике бала тәрбияләп үстергәннәр.

1972 елда Яр Чаллы шәһәренә төзелешкә күченәләр. «КамАЗ»га эшкә урнаша. Ремонт-инструменталь заводыннан лаеклы ялга чыга.

Бүгенге көндә ветеранны 5 оныгы һәм 2 оныкчыгы сөендерә.

Котлауларга Ветераннар советы һәм территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре дә кушылды.

Чәршәмбе, 5 гыйнвар 2022, 18:34