Шимбә, 23 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Йөздән артык махсус техника – тракторлар, «КАМАЗ»лар, грейдерлар шәһәр юлларын кардан чистарту өчен эшлиләр. 

Бүген «Автомобиль юллары предприятиесе» МУП 109 берәмлек коммуналь техника, шулай ук территорияне җыештыру буенча 92 белгечне эшкә чыгарды. Тәүлек эчендә бозлавыктан юллларны реагентлар белән эшкәртү планлаштырыла, бу максатларга 480 кубометр тоз эремәсе әзерләнгән.

«Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы» предприятиесе хезмәткәрләре дә иртәдән кичкә кадәр эшләрен намуслы башкаралар. Бүген җәмәгать киңлекләрендә, йорт яны территорияләрендә 97 кеше эшли, 17 берәмлек техника кар чистарта һәм җыеп куя.

Шәһәр микрорайоннарында идарәче компанияләр тарафыннан юлларны ком-тоз катнашмасы белән эшкәртү яки йортларга керү юлларын кар яву нәтиҗәләреннән чистарту өчен, махсус техника һәм 1 меңнән дә ким булмаган санда урам җыештыручылар җәлеп ителә.

Җомга, 7 гыйнвар 2022, 13:55