2022 елда Яр Чаллыда 10,1 млрд сумга социаль һәм инженерлык инфраструктурасын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча 20 федераль һәм республика программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Бу хакта бүген аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов сөйләде.
Шулай итеп, Яр Чаллы шәһәрендә торак тапшыру программасы буенча 320 мең кв.метр торак тапшыру, 129 күп фатирлы йортка һәм «Безнең ишегалды» программасы буенча 81 ишегалдына капиталь ремонт ясау планлаштырылган. Социаль объектлар төзү буенча да эш дәвам итәчәк. Төзүчеләр «Яшьлек» торак районының 69 микрорайонында 1501 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе бинасын төзүгә керештеләр.
«2 млрд 244 млн сумга мәктәп төзи башлыйбыз. Узган ел без анда балалар бакчасы тапшырдык, биш гектар җирне резервладык. Без мәктәп төзиячәкбез дип вәгъдә иткән идек, без сүзебездә торабыз. Бурыч - 1 сентябрь көнне мәктәп балаларны кабул итәргә тиеш. Бу бурыч төзүчеләр өчен генә түгел, фикердәшләр командасын, педагогик коллективны тупларга кирәк, мәктәпнең булачак директорын билгеләгез, ул тәҗрибәле кеше булырга тиеш», – диде Наил Мәһдиев, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимовка мөрәҗәгать итеп.
Әйтергә кирәк, соңгы алты елда Яр Чаллыда алты мәктәп төзелде: № 30, 41, 39, 42, 59, 14.
Республика мәгариф министрлыгында мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасын килештерү стадиясендә, аның кысаларында ике балалар бакчасын һәм өч мәктәпне ремонтлау планлаштырыла. Алар – 70 нче «Җиләк» һәм 71 нче «Кораблик» балалар бакчалары, шулай ук 44 нче, 52 нче һәм Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат.
Психологик-педагогик ярдәм үзәкләре биналарын капиталь ремонтлау программасы кысаларында 14,2 млн сумга «Диалог» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәген ремонтлау планлаштырылган.
«Мәдәниятне үстерү» федераль адреслы программасы буенча «Мастеровые» рус драма театры бинасын төзү дәвам итә. Объектны төзеп бетерү һәм файдалануга тапшыру 2022 елның августына планлаштырылган. Мәдәният объектларын капиталь ремонтлау программасы кысаларында «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты бинасына 188 млн сумлык капиталь ремонт дәвам итәчәк.Быел анда сәхнә җиһазлары, мебель урнаштырылачак һәм территорияне төзекләндерәчәкләр.
Сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү кысаларында 71 микрорайонда фельдшер-акушерлык пункты төзелеше планлаштырылган. Йогышлы авырулар хастаханәсен капиталь ремонтлау дәвам итәчәк. 5 нче шәһәр хастаханәсе өчен яңа бина төзү өчен техник бирем әзерләнгән.
Спорт объектларын капиталь ремонтлау программасы буенча «Төзүче» стадионын реконструкцияләү планлаштырылган. Бу максатларга республика бюджетыннан 170 млн сум бүлеп бирелгән. Волейбол үзәген төзү өчен проект-смета документациясен эшләүгә 5 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән. «КАМАЗ» стадионының футбол кыры нигезе алмаштырылачак.
«Инфраструктурага 10 млрд сумнан артык акча кертелә, бу тагын бер шәһәр бюджеты диярлек. 2 млрд сум – мәктәпкә, 2 млрд сумнан артык – юлларга, 1 млрд сумнан артык – ишегалларына һәм җәмәгать киңлекләренә. Хезмәттәшләр, барыгызга да җиң сызганып эшләргә әзерләнергә» - диде Наил Мәһдиев.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 10 гыйнвар 2022, 10:30