Сишәмбе, 26 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Шәфкать Галиулла улы Гарифуллин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин исеменнән котлау һәм бүләкләр тапшырылды.

Шәфкать Галиулла улы ТАССРның Чистай районы Татар Баганалысы авылында туа. Урта мәктәпне, аннары авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Сугыш елларында «Дружба» колхозында хисапчы булып эшли. 1958 елда Дания Хәким кызына өйләнә. Сугыштан соң озак вакытлар туган колхозында рәис булып эшли. 1986 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Шәфкать Галиулла улы 25 комплексның Торак-эксплуатация компаниясендә сантехник булып эшли.

Тормыш иптәше белән 3 бала тәрбияләп үстергәннәр, 6 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар.

Шәфкать Галиулла улы Гарифуллин Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 11 гыйнвар 2022, 15:18