Шимбә, 19 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең яңа директоры – Лиза Нәбиуллина. Моңа кадәр ул 58 нче гомуми белем бирү мәктәбе директоры иде. Педагог «Татар теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча Бөре дәүләт педагогика институтын тәмамлаган. 

Директор вазифасында Лиза Нәбиуллинаны Гөлнара Сепаева алыштырды, яңа урынга кадәр ул бу мәктәптә укыту эшләре буенча директор урынбасары иде. Ул рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге буенча Яр Чаллы дәүләт педагогика институтының югары белем алуы турында дипломга ия.

13 нче мәктәпне Альбина Ульданова җитәкләде, ул моңа кадәр 56 нчы мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын башкара иде. Педагог ике югары белемгә ия, ул Удмурт дәүләт университетын җәмәгатьчелек белән элемтә белгечлеге буенча һәм Яр Чаллы дәүләт педагогика университетын тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы белгечлеге буенча тәмамлаган.

51 нче мәктәпнең яңа җитәкчесе буларак Валерий Гусев билгеләнде. Ул география һәм биология укытучысы белгечлеге буенча Яр Чаллы дәүләт педагогика институтын, шулай ук «Финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча Икътисад, идарә һәм хокук институтын тәмамлаган. Философия фәннәре кандидаты.

64 нче прогимназиянең директоры буларак Татьяна Пронина билгеләнде. Яр Чаллыда туган, «Сынлы сәнгать, сызу, хезмәт» белгечлеге буенча Яр Чаллы дәүләт педагогика институтын тәмамлаган. Соңгы 11 ел 57 нче гимназия директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшләгән.

Чәршәмбе, 12 гыйнвар 2022, 12:26