Шимбә, 19 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда партия шәһәр комитетының беренче секретаре Рәис Беляевның тууына 87 ел тулуны билгеләп үттеләр. Тантаналы чара Рәис Беляев һәйкәле янында узды. Шәһәрнең атаклы җитәкчесен искә алырга шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутатлары, беренче төзүчеләр, студентлар, җәмәгатьчелек вәкилләре килде.

«Бүген Рәис Кыям улы Беляев янә үзенең дусларын, хезмәттәшләрен, укучыларын, фикердәшләрен бергә җыйды. Безнең буын бераз яшьрәк, әмма без бөек төзелешнең шаһитлары булдык. Беляев үзенең көрәштәшләре белән безнең матур шәһәребез һәм дөньяда иң эре автомобиль заводы барлыкка килсен өчен барысын да эшләде. Ул елларда башкарылган мондый хезмәт батырлыгы якындагы 200-300 елда кабатланмаячак дип уйлыйм», - диде Наил Мәһдиев, Рәис Беляев белән танышуы турындагы хатирәләре белән уртаклашып.

Чараны Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева алып барды. Монумент янында җыелучылар Рәис Беляевның казанышларын искә төшерделәр, аның шәхси сыйфатлары турында сөйләделәр, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Исегезгә төшерәбез, Рәис Беляев «КАМАЗ»ның беренче һәм икенче чираты, Түбән Кама ГЭСы файдалануга тапшырылган чорда җитәкчелек итте. Бу елларда Чаллыда 4 млн.кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, 40ка якын мәктәп һәм 50гә якын балалар бакчасы, Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе һәм медицина шәһәрчеге, күп кенә сәүдә, җәмәгать туклануы, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү объектлары, социаль-мәдәни билгеләнештәге объектлар, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре төзелгән.

«Ул сәләтле кеше иде. Чын әйдаман. Аның ачык йөзе, аралашучанлыгы, һәр кешегә якын килү сәләте, һичшиксез, Ходай бүләге», - диде аның турында интервьюда КПСС Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиев.

Пәнҗешәмбе, 13 гыйнвар 2022, 15:01