Җомга, 22 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда юлларда кар чистарту эше көчәйтелгән режимда дәвам итә. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр иткәнчә, бер атна эчендә шәһәр юлларыннан 54 мең кубометр кар чыгарылган.

«Гыйнварның 16 көне эчендә бездә айлык явым-төшем нормасы яуды. Бу йөкләнеш автомобиль юллары предприятиесе, шәһәрнең идарәче компанияләре өстендә. Узган атнада шәһәр урамнарын һәм тротуарларны чистарту эшенә 100 берәмлектән артык кар чистарту техникасы, 90нан артык автомобиль юллары предприятиесе эшчеләре чыгарылган. Атна эчендә 4,5 мең рейс башкарылган, 54 мең кубометр кар чыгарылган, бу узган атнага караганда ике тапкыр күбрәк», – дип билгеләп үтте Илья Зуев.

Наил Мәһдиев җаваплы затларга әлеге мәсьәләне контрольдә тотарга кушты: «Аңлашыла ки, кар күп яуды, авыл хуҗалыгы өчен бу киләчәк уңышны формалаштыру өчен яхшы, шәһәр хуҗалыгы өчен бу билгеле бер йөкләмә, шәһәр бюджетыннан өстәмә финанс ресурслары. Кар чыгару буенча өстәмә транспорт җәлеп итү буенча билгеле бер системалы карар кабул итәргә кирәк. Эшләрнең интенсивлыгы югарырак булырга тиеш. Бу барлык йлкәләргә дә кагыла: мәдәният йортлары, спорт объектлары, сәламәтлек саклау, мәгариф учреждениеләре. Бу эшне җиренә җиткереп оештырыгыз».


Дүшәмбе, 17 гыйнвар 2022, 09:02