Сишәмбе, 24 декабрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаков төзелеш һәм капиталь ремонт өлкәсендә 2021 елда башкарылган эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, шәһәрнең төзелеш тармагы, гомуми эпидемиологик ситуациягә карамастан, кирәкле куркынычсызлык чараларын үтәү белән уңышлы эш алып барган.

Торак төзелеше – икътисадның һәм халыкның тормыш сыйфатының иң мөһим өлкәләреннән берсе булып тора.

«Социаль ипотека» программасы буенча төзелгән 63/20 һәм 63/21 йортлары бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә, яшь гаиләләргә, шулай ук төзелешкә инвестицияләүче предприятиеләр хезмәткәрләренә торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирде. Шул ук вакытта бүген «Социаль ипотека» программасы буенча чиратта 954 гаилә.

2020 елның 1 июленнән социаль ипотека буенча торак алу мөмкинлеге барлык яшь гаиләләргә, шул исәптән коммерция, бюджеттан тыш оешмаларда һәм предприятиеләрдә эшләүче, шулай ук шәхси эшмәкәрләргә һәм үзмәшгульләргә бирелә. Әлеге программадан 274 гаилә файдаланган, 86 гаилә инде төзелгән йортларда торак алган.

«Социаль ипотека» программасы буенча 63, 69 микрорайоннарында төзелеш дәвам итә, 216 фатирлы 63/16 торак йортының төзелеше тәмамланган. Тиздән яңа торакка күчү планлаштырыла.

680 фатирга исәпләнгән 63/02, 63/03, 63/04 һәм 63/14 йортлары төзелеше башланган.

Дүшәмбе, 17 гыйнвар 2022, 10:22